- җитәкче
- и. 1. Нин. б. коллективның, оешманың башлыгы, аның төп оештыру эшен алып баручы кеше. Фәнни хезмәт (диплом, диссертация) язганда юнәлеш биреп, эшне күзәтеп торган кеше, фәнни җитәкче. Аерым бер оешманың яки хуҗалыкның билгеле бер тармагы өчен җаваплы кеше 2. Идарә органнарында эшләүче җаваплы кеше; хезмәткәр. с. Идарә итә торган, идарә итүгә бәйләнешле җитәкче аппарат 3. Нин. б. вакыйгада, эштә төп роль уйнаучы, алып баручы кеше кичәнең җитәкчесе. с. Әһәмияте, роле буенча төп, беренче дәрәҗәдәге җитәкче образ
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.